Барлык яңалыклар
Спорт
28 март 2018, 17:17

“Ялкын” республика чемпионаты финалында

Салават шәһәреннән сөенечле хәбәр алдык. Бу минутларда “Салават” спорт-концерт комплексында Башкортстан Республркасы Үсмерләр хоккей лигасы чемпионатының финал ярышлары бара.

Салават шәһәреннән сөенечле хәбәр алдык. Бу минутларда “Салават” спорт-концерт комплексында Башкортстан Республикасы Үсмерләр хоккей лигасы чемпионатының финал ярышлары бара.


Бүген, 28 март көнне, районыбыз данын яклаучы “Ялкын” командасы көннең беренче яртысында Мәләвез шәһәре командасы белән очрашты.


Уенчылар тренер биремнәрен тиешенчә үтәп, уенда чын хоккейчыларча җитезлек һәм осталык күрсәтеп, көндәшләрен җиңүгә иреште. Очрашу “Ялкын” җиңүе белән тәмамланды. Исәп: 6:1. Нәтиҗәдә балтачлылар республика чемпионаты финалында. Алар пьедесталның беренче баскычына күтәрелү өчен бер адымда тора.


Чемпионатның җиңүчесе иртәгә билгеле булачак. Моны Балтач һәм Бишбүләк районнары үсмер хоккейчылары очрашуы нәтиҗәләреннән күрәчәкбез.

Былтыр “Ялкын” чемпионатның бронза призеры булган иде. Иртәгә отылса да, быел ул икенче урында булачак дигән сүз. Ә көярмәннәр “Ялкын”ның пьедесталның беренче баскычына күтәрелүен тели. Үсмер хоккейчыларга өмет баглый.


Иртәгә ялкынлылардан бары тик җиңү көтәбез.
Читайте нас: