Барлык яңалыклар
Спорт
28 март 2018, 12:51

Балтачның “Ялкын”ы финал ярышларында

Балтач район командасы Үсмерләр хоккей лигасы республика чемпионатында төп трофей өчен көрәшә.

Үсмерләр хоккей лигасы республика чемпионаты финал этабына керде. Бу көннәрдә Салават шәһәре Боз сараенда узган ярышлар нәтиҗәләре буенча агымдгы сезонда чемпионатның җиңүчесе билгеле булачак. Төп трофей өчен көрәшкән командалар арасында Балтач районының “Ялкын” командасы да бар.
“Ялкын” финал ярышларында “Б” төркемендәге командалар арасында катнаша. Бу төркемдә Мәләвез, Белорет шәһәрләре, Әлшәй районы командалары төп финалга чыгу өчен көрәшә.
2001-2003 елларда туган хоккейчыларны берләштергән финал ярышлары 29 мартка кадәр дәвам итә. Финал ярышлары 26 мартта старт алган иде. Әлегә “Ялкын” командасы ике уен үткәрде. “Ялкын” тупланмасында ике җиңү. Белорет шәһәре командасын балтачлылар 3:1 исәбе белән җиңде. Әлшәй районы командасы белән очрашу да балтачлылар файдасына тәмамланды. Әлшәйлеләрне “Ялкын” 5:1 исәбе белән тар-мар итте. Бүген 13:30 сәгатьтә балтачлылар Мәләвез шәүәре командасы белән очраша.
Үсмер хоккейчыларыбызгы уңышлы уен телибез!
Читайте нас: