Барлык яңалыклар
Спорт
5 март 2018, 13:25

"Авангард" реванш алалырмы?

"Салават Юлаев" КХЛ чемпионатының конференция чирек финалын уңышлы башлап җибәрде.

КХЛ чемпионаты финиш сызыгына чыкты.


Регуляр матчларда иң күп очко җыйган сигез команда арасында конференция чирек финал ярышлары башланды.


"Салават Юлаев" старт раундында Омск шәһәренең "Авангард"ы белән очраша. "Уфа-Арена"да үткән беренче уен 6:4 исәбенә, боз хуҗалары җиңүе белән тәмамланды. Дүрт җиңүгә кадәр очрашулар сериясе дәвам итә. Бүген "Уфа-Арена"да икенче очрашу. Букмекерлар бүген дә капкаларга кергән шайбалар саны күп булыр, дигән фикердә. Тик уен кайсы команда җиң4е белән тәмамлануы турында беркем дә фараз кылмый әлегә.


Матчның БСТ каналында транляциясе 19:00 сәгатьтә башлана.


Читайте нас: