Барлык яңалыклар
Спорт
3 март 2018, 18:22

“Балтач таңнары”ның беренче Кубогы Чернушкага юлланды

“Балтач таңнары” гәзите Кубогына үткән беренче хоккей турнирының төп трофеен чернушкалылар яулады.

«Балтач таңнары» гәзите Кубогына хоккей турнирының һәр уены көярмәннәрне киеренкелектә тотты. Хоккейчылар зур тизлекле уен күрсәтте.
Башкрортстан Республикасы Үсмерләр хоккей лигасы чемпионатында Балтач данын яклаучы “Ялкын” командасы хоккейчылары өчен бүенге турнир җитди күнегү булды. Алар Башкортстан Республикасы Авыл спорт уеннары, Пермь крае беренчелегенә үткән чемпионатларда катнашкан ир-ергетләр командаларына каршы тордылар.
Кызганычка каршы, балтачлылар бүгенге турнирны уңышсыз башлап җибәрде. Турнир бозда Пермь крае Чернушка шәһәренең Владимир Ревницев җитәкләгән “Альбатрос” һәм Иске Балтачның “Танып” командалары очрашуыннан башланып китте. Кунаклар уен башыннан ук өстенлекне үз кулларына алып, уенның ахырына кадәр темпны төшермәде. Исәп 9:4, кунаклар файдасына.
“Танып” урындагы “Ялкын” командасыннан да җиңелде. Бу матч 6:4 исәбенә тәмамланды.
Турнирның җиңүчесен хәл иткән уенда ялкынлылар бар көчләрен һәм осталыкларын салып уйнады. Тик көндәшләр көчлерәк һәм җитезрәк булып чыкты. Балтачлылар уенның бер өлешендә альбатрослылардан алга да чыккан иде. Тик кунаклар исәпне тигезләп, янә өстенлекне үз кулларына алуга иреште. Уен ахырында балтачлылар капкачыны мәйдандагы алтынчы уенчыга да алыштырып карадылар. Тик соңгы минутларда Иван Лыковцевның балтачлыларның буш капкасына керткән голы бүгенге турнирга нокта куйды. Исәп 7:5.

Җиңүчеләрне “Балтач таңнары” гәзите мөхәррире Рөстәм Вәлиев һәм “Танып” хоккей клубы җитәкчесе Алмаз Абдуллин тәбрикләделәр.

“Ялкын” —икенче,

"Танып” командасы өченче урында.
Турнир үз амплуасында иң яхшы уенчыларны билгеләде. Данил Ельшин («Альбатрос»)—“Иң яхшы сакчы”, Александр Чичеров («Альбатрос»)—“Кыйммәтле уенчы”, Денис Лихолетов(“Ялкын”) —“Иң яхшы капкачы”, Ренат Шәйнуров(“Ялкын”) —“Иң яхшы һөҗүм итүче” бүләкләренә лаек булдылар.
Турнирда яхшы уен күрсәткән “Ялкын” командасына алда
торган матчларда җиңүләр телибез.
Читайте нас: