Барлык яңалыклар
Спорт
3 март 2018, 14:57

"Балтач таңнары" кубогына хоккей турнирының беренче уены кунаклар җиңүе белән тәмамланды

"Балтач таңнары" гәзите Кубогына хоккей турнирын балтачлылар уңышсыз башлап җибәрде.

—Бүгенге матчта тигез уен көтәбез. Төрле матчта күп тапкырлар очрашканыбыз булгач, бер-беребезне яхшы беләбез,—диде Пермь крае Чернушка шәһәре "Альбатрос" командасы уенчысы Павел Попков, әңгәмә барышында, нинди кәеф белән бозга чыгулары турында кызыксынгач.


Чынлап та, "Балтач таңнары" гәзите Кубогына турнирында катнашкан командаларның икесенең моңа кадәрге уңышлары бер дәрәҗәдә. "Танып" командасы Башкортстан Республикасы Авыл спорт уеннары чемпионатының агымдагы сезонында бишенче урынга чыкты. Ә "Альбатрос" край беренчелегенә үткән чемпионатта быел алтынчы урынны яулаган. Ә 2014 елда край чемпионы булганнар. Шулай ук бүгенге турнирда Башкортстан Республикасы Үсмерләр хоккей лигасы чемпионатында Балтач районы данын яклаучы "Ялкын" командасы катнаша.

Уенчыларга "Танып" хоккей клубы җитәкчесе Алмаз Абдуллин, "Балтач таңнары" гәзите мөхәррире Рөстәм Вәлиев уңышлар теләде.


Беренче уенда бозда "Танып" һәм "Альбатрос" командалары очрашты.


Уенның беренче минутларыннан ук кунаклар инициативаны үз кулларына алды. Тугызынчы минутта "Альбатрос" уенчысы Александр Чичеров балтачлылар капкасына беренче гол кертеп, турнир тарихында исәпне ачты. Уенның унсигезенче минутында Ренат Шәйнуров исәпне тигезләде. Бу уенда ул хет трик ясады. Шулай ук Артур Нуриев "Альбатрос" капкасына бер гол кертте.


"Аяк чалу" квалификациясе белән, уен кагыйдәләрен бозган өчен, баш казый Азамат Абдуллин ике командадан да берәр уенчыны вакытлыча уеннан чыгарып торды. Уенның унөченче минутында "Танып"тан Илнар Фәридонов, уенның өченче кисемтәсенең өченче минутында Сергей Москалев хөкем ителделәр. Тик ике команда да уенчылар саны ягыннан өстенлектән файдалана алмады.


"Альбатрос" уенчысы Валерий Бочкарев, Данил Ельшин балтачлылар капкасына икешәр гол кертте. Бер голның авторы 52 яшьлек Сергей Бурцев. Шулай ук Сергей Залетов исәбендә бер гол. Матч барышында балтачлылар капкасына соңгы гол,Иван Лыкасов авторлыгында, уенның унҗиденче минутында керде.


Исәп— 9:4, чернушкалылар файдасына.


Алардан соң бозга "Танып" һәм "Ялкын командалары" чыкты.



Читайте нас: