Барлык яңалыклар
Спорт
23 февраль 2018, 15:32

Пченчхандагы Олимпиадада унбиш яшьлек кыз алтын медале белән Русияне данлады

Егетләр бәйрәменә бүген иң зур бүләкне Пхенчхандагы Олимпиада уеннары чемпионы Алина Заһитова ясады.


Пченчхандагы кышкы олимпиалда уеннарында бүген бозда фигуралы шуу ярышларында хатын-кызлар хәлиткеч этапны үтте. Кыска программа нәтиҗәләре буенча русияле Алина Заһитова һәм Евгения Медведева көндәләрен шактый артта калдырып лидерлыкка чыккан иде. Ярышның ирекле программа өлешендә чыгыш ясар алдыннан алар дөнья күләмендә рекорд куярга өлгерделәр.
Русия кызларының ирекле программада чыгыш ясау өчен бозга чыгуын күпләр тын калып көтте. Чөнки, ниһаять, беренче алтын медальне ике кызның берсе яулаячагына көярмәннәрнең ышанычы камил иде.
Ике кызыбыз да ирекле программада 156,65 балл җыйды. Ләкин кыска программада куйган рекорды белән Алина Заһитова ватандашыннан өстенрәк булып чыкты. Ике чыгыш нәтиҗәләре буенча 239,57 балл җыеп ул Олимпиада чемпионы титулын яулады. 239,57 балл җыйган Евгения Медведева көмеш медаль иясе. Өченчы урынга чыккан канадалы Кейтлин Осмонд чемпионнан 7 баллга калышкан.
Унбиш яшьлек Алина Заһитова Пхенчхандагы олимпиадада команда ярышларында көмеш медаль яуларга үз өлешен кертергә өлгергән иде инде.

Читайте нас: