Барлык яңалыклар
Спорт
19 февраль 2018, 18:23

Балтачлылар Бишбүләктән кубок яулап кайтты

Бишбүләк районында профессор Илдар Гыймаевны искә алу сыйфатында оештырылган хоккей турнирында балтачлылар төп трофейны яулады.

Бишбүләк районында профессор Илдар Гыймаевны искә алу сыйфатында оештырылган хоккей турниры быел үз тарихында сигезенче тапкыр үтте. Соңгы елларда бу турнирда безнең район командасы да катнаша.


Былтыр бу бәйгедә безнең район командасы өченче урын яулаган иде. Ә быел „Танып” командасы Бишбүләктән төп трофейны кулга төшерүгә иреште. 2001-2002 елларда туган хоккей сөюче малайларны берләштергән Бишбүләк, Благовар, Миякә, Стәрлебаш, Әлшәй районнары командалары арасында үтте бу турнир.
Һәр командада җиңүгә омтылыш. Балтачлыларда да, ничек кенә булмасын, пьедесталның югарырак баскычына күтәрелү. Ә тырышлык бушка китмәде. Стәрлебаш районы командасын таныплылар коры—12:0 исәбе белән откан. Раевка командасы белән очрашу да балтачлылар файдасына, 5:2 исәбе белән тәмамланган. Ә финалда „Танып” боз хуҗалары—Бишбүләк районы командасы белән очрашкан. Марат Әхмәдуллин, Егор Кадесников көндәшләр капкасына берәр гол керткән. Тик матч төп һәм өстәмә вакыт эчендә җиңүчене ачыклый алмаган. Ә буллит сериясендә Ренат Шәйнуровның голы балтачлыларны алга чыгарган. Ниһаять, „Танып” командасы Гыймаев Кубогы иясе. Ул гына түгел, команданы 30 мең сум күләмендә акча белән бүләүләгәннәр. Шулай ук һәр уенчыга истәлекле бүләк тапшырылган.
—Хоккей сезоны дәвам итә. Алдагы балтачлылар көннәрдә Хәмәтгәрәев истәлегенә, Чернушка шһәре мэры Кубогына үтәчәк турнирларда җиңүләр өчен көрәшәчәк. Шулай ук Балалар, Үсмерләр хоккей лигалары чемпионатыларында катнашкан командаларны финал ярышлары көтә. Алдагы турнирларда да балтачлыларга уңышлы уеннар телибез,—ди „Танып” хоккей клубы җитәкчесе Алмаз Абдуллин.


Хоккекйчыларның тагын да уңышлары белән һәм алдагы уеннар турында „Балтач таңнары” гәзитенең алдагы саннарының берсендә танышырсыз
Читайте нас: