Барлык яңалыклар
Спорт
12 февраль 2018, 20:41

Балтач кызы Русия чемпионы

Бүген балтачлы Розана Кашапованың дәрәҗәле чемпионатта җиңү яулавы турында хәбәр алдык.

Тренер Ильяс Шәймөхәмәтов җитәкчелегендә Балтач спортчылары Башкортстан Республикасы җыелма командасы составында Ярославль өлкәсе Рыбинск шәһәрендә оештырылган гер спорты чемпионатында катнашуы турында baltach.ru сайтында бәян иткән идек. Республика командасы составында Розана Кашапова һәм Ленар Мәрванов районыбыз данын якларга юлланган иде.


Бәйгегә Русиянең төрле төбәкләреннән 14-16 һәм 17-18 яшьләрдәге спортчылар чакырылды.


Чемпионат тәмам. 7-11 февраль көннәрендә үткән ярыш беләк көче таләп ителгән спорт төрендә кызлар да егетләрдән калышмаганлыгын күрсәтте. Бүген балтачлы Розана Кашапованың дәрәҗәле чемпионатта җиңү яулавы турында хәбәр алдык. "Иншаллаһ! Урааа!"—дип сөенечен уртаклашкан ул ВКонтакте социаль челтәрендәге үзенең битендә.


Розана Кашапова чемпионатта кече төркемдәге спортчылар арасында көч сынашкан. Дәрәҗәле чемпионатта җиңүе белән аны ихлас тәбрик итәбез. Тренеры—Ильяс Шәймөхәмәмәтов биремнәрен үтәп, көчен кызганмый, тагын да дәрәҗәлерәк бәйгеләрдә җиңүгә ирешүен телибез.



Читайте нас: