Балтач таңнары
+14 °С
Облачно
ВКонтакте
Телеграм
ОК
Яндекс-Дзен
Спорт
29 Января 2018, 08:00
Балтач балыкчыларының "Бозлык чоры-2018" фестиваленндә катнашу мөмкинлеге бар
Балыкчыларны Стәрлетамак районында үтәчәк "Бозлык чоры-2018" фестиваленә чакрылар.
Фестиваль 11 февраль көнне Стәрлетамак районы Югары Услы авылы тирәсендәге буада үтәчәк. Ярышларның беренче туры 10.00 - 12.30 сәгатьләрдә оештырыла. Икенче турда катнашучылар 13.30 сәгатьтән 14.30 сәгатькә кадәр вакытларын бәке янында үткәрәчәк.
Программада кунаклар һәм фестивальдә катнашучылар өчен кызыклы конкурслар оештыру каралган. Республиканың әйдәүче спортчы-балыкчылары шулай ук мастер-класска чакыра. Призлар да унатылачак. Теләүчеләрне каргизгечтә утыртып йөртәчәкләр. Бу көнне Услы буасы янына килгән һәркем кыр шартларында пешерелгән балык шулпасын тәмли алачак.
Фестивальдә республиканың барлык шәһәрләреннән һәм районнарыннан килгән балыкчылар катнаша ала. Бәйгедә катнашу өчен балыкчыларның Перекат» (perekatrb.ru) сайтына кереп алдан заявка бирергә кирәк! Шулай ук: 8-917-75-74-720 (Терехов Петр Николаевич) һәи 8-917-499-06-07 (Толстов Александр Анатольевич) телефоннары аша белешмәләр алырга мөмкин.
Фестивальнең Положениесе ВКонтакте социаль челтәренең «Молодежь Стерлитамакского района» битендә
https://vk.com/club102043347?w=wall-102043347_1980
.
Чыганак:
"Стерлеград" МА
.
.
Читайте нас
Редакцияне сайлау
Новости
12 Апреля 2024, 13:09
Российские пользователи столкнулись с мошенничеством в WhatsApp
Новости
22 Февраля 2024, 06:25
Балтач районында "Җиңү Салюты" фестиваленең беренче этабы тәмамлану алдында
Новости
22 Февраля 2024, 04:16
Нөркә авыл биләмәсе авылларында чын талантлар яши