Барлык яңалыклар
Спорт
10 гыйнвар 2018, 14:09

Район Хакимияте башлыгы кубогы Югары Яркәйгә юлланды

Район Хакимияте башлыгы Кубогына үткән хоккей турниры төп призын быел илешлеләр яулады.

Районда хоккей спортын үстерү сәясәте уңышлы дәвам итә. Район үзәгендә кече яшьтәге балаларны уен серләренә төшендерү секциясе эшли. Авылларның үз командалары бар. Районыбызның балалар, үсмерлә хоккей командалары инде күп еллар республиканың Балалар, Үсмреләр хоккей лигалары чемпионатларында катнашып, уңышларга ирешеп килә. Ә ир-егетләрне берләштергән команданың бер елны да Авыл спорт уеннары республика чемпионатында катнашмый калганы юк.
Республика чемпионаты уеннары теге яки бу лиганың матчлар календарена ярашлы дәвам итә. Ә урындагы уеннар, гадәттәгечә, район Хакимияте башлыгы Кубогына матчтан башланып китә. Район хакимияте башлыгы Кубогына хоккей турниры быел да үтте. Яңа ел каникулы көннәренең берсендә үткән ачык турнир Иске Балтачның беренче санлы урта мәктәбе тирәсендәге боз мәйданчыгы турнир көнендә хоккей спортын үз иткән җанатарларны күп җыйды.
Балтач район Хакимияте Кубогы өчен ярышка килгән хоккей командаларын район җитәкчесе Илгиз Субушев сәламләде. Шулай ук “Танып” хоккей клубы җитәкчесе Алмаз Абдуллин хоккейчыларга уңышлар теләде.
Кайбер елларда мондый турнирлар төбәкара ярыш сыйфатында ук үтә иде. География киңлегенә килгәндә, быелгы уен Борай, Илеш, Балтач районнары, Бөре шәһәре командалары арасында үтте. .
Командаларда җиңүгә омтылыш зур. Алар берсе дә ишегалды командасы гына түгел. Барысы да теге яки бу чемпионатларда үзләрен күрсәткән төркемнәр. Балтачлыларда Кубокны ничек тә урында калдыру максаты. Читтән килгән командалар хоккейчылары да,пьедесталның беренче баскычына күтәрелү максаты белән, тиргә батып бозда алыша.
Ниһаять, Балтач һәм Илеш районнары командалары финал ярышларына чыкты. Матч дәвамында уен тигез барды дип әйтерлек. Тик шулай да кунаклар бу юлы көчлерәк булып чыкты. Уен 2:3 исәбенә, илешлеләр файдасына тәмамланды. Шулай итеп Балтач район Хакимияте башлыгы Кубогы Югары Яркәйгә юлланды. Җиңүче командага һәм үз амплуасында яхшы уен күрсәткән уенчыларга район Советы рәисе Рөстәм Вәлиев бүләкләр тапшырды. Быелгы турнирда Балтач районы—икенче, борайлылар өченче урынга чыкты.
Яңа ел каникулы көннәренең берсендә Балтач җирлегендә Үсмерләр хоккей лигасы республика чемпионаты кысаларында бер матч үтте. Балтачлылар үз бозында дүртөйлеләрне кабул итте. Исәп 8:3. Уен балтачлылар җиңүе белән тәмамланды. Шушы ук чемпионат кысаларында Югары Тәтешледә үткән уенда балтачлылар көндәшләрен коры исәп белән җиңеп кайттылар. Исәп 11:0!
Балтачның Балалар хоккей лигасы республика чемпионатында катнашкан командасы да тренер биремнәрен яхэшы үти һәм көярмәннәрен нәтиҗәле уеннар белән сөендерә. Борайда урындагы команда белән очрашудан балтачлылар көндәшләрен 10:1 исәбе белән җиңеп кайттылар.

Читайте нас: