Барлык яңалыклар
Спорт
12 октябрь 2017, 18:27

Хоккейчы малайлар Чакмагыштан җиңү яулап кайткан

Кичә "Чакмагыш-аренада" балалар һәм үсмерләр спорт мәктәпләре арасында боздагы хоккей буенча үткән турнирда Балтачның "Танып" командасы өченче урын яулаган. .

Республикада балалар һәм үсмерләр спорт мәктәпләре арасында боздагы хоккей буенча турнир үткәрелгән.


Кичә Чакмагыштагы боз аренасында үткән тунирда, 2006-2008 елларда туган хоккейчы малайларны берләштергән, Чакмагыш, Кушнарен, Уфа, Балтач районнарыннан биш команда катнашкан, дип хәбәр итә балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбе рәсми сайты..


Ярыш нәтиҗәләре буенча безнең районның „Танып” командасы өченче урынга чыккан.


Үсмер хоккейчыларыбызны шушы уңышлары белән ихлас тәбрик итәбез. Алдагы ярышларда да актив катнашып, көярмәннәрен сөендерүләрен телибез.
Читайте нас в