Балтач таңнары
+17 °С
Дождь
ВКонтакте
Телеграм
ОК
Яндекс-Дзен
Спорт
3 Октября 2017, 13:16
Спортчыларга җиңел атлетика эстафетасында җитезлекләрен сынау мөмкинлеге бар
Республика көнендә җиңел атлетика буенча район ярышлары оештырылачак.
Халыкның ял сәгатьләрендә активлыгын күтәрү, спорт ягыннан осталыгын камиилләштерү һәм көчле спортчыларны ачыклау максатында, Республика көнендә җиңел атлетика буенча район ярышлары оештырылачак.
Бәйге авыл җирлекләре, оешма, предприятиеләр командалары арасында үтә. Регламент буенча һәр командада 20-30 яшьләрдәге, 31 һәм аннан өлкәнрәк яшьтәге ике хатын-кыз, 20-30 яшьләрдәге, 31 һәм аннан өлкәнрәк яшьтәге ике ир-егет булырга тиеш.
Спортчыларның җитезлеге 4х200 метр арада сыналачак. Җиңүчеләрне кайсы команда вакыт буенча иң яхшы нәтиҗә күрсәтүенә карап билгеләячәкләр.
Ярышта катнашучыларны 11 октябрь көнне “Яшьлек” физкультура-савыктыру комплексының спорт мәйданчыгында көтәләр. Бәйге 10:00 сәгатьтә башлана.
Читайте нас
Редакцияне сайлау
Новости
12 Апреля 2024, 13:09
Российские пользователи столкнулись с мошенничеством в WhatsApp
Новости
22 Февраля 2024, 06:25
Балтач районында "Җиңү Салюты" фестиваленең беренче этабы тәмамлану алдында
Новости
22 Февраля 2024, 04:16
Нөркә авыл биләмәсе авылларында чын талантлар яши
Партнеры
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"