Барлык яңалыклар
Спорт
22 сентябрь 2017, 12:36

42,2 километр араны дүрт сәгатьтә

Уфада узган III Халыкара марафонында балтачлы, БДМУның 5нче курс студенты 42,2 километр араны 4 сәгать эчендә йөгереп үткән.



17 сентябрь көнне республикабыз башкаласы—Уфада үткән III Халыкара марафонында катнашу өчен „Динамо” стадионында 5 меңнән артык спортчы җыелган. Марафонның маршруты Салават Юлаев һәйкәле, Конгресс-холл, «7 кыз» фонтаны, «Уфа-Арена» Мостай Кәрим һәйкәле яныннан үткән.
Җитезлек һәм чыдамлык сыналган спорт чарасыннан балтачлылар да читтә калмады Иске Балтач авылы егете, Башкорт дәүләт медицина университеты медицина-профилактика факультетының 5нче курс студенты Айнур Абдуллин 42,2 километр дистанцияне 4 сәгать эчендә йөгереп үткән.

—Эмоцияләрне сүз белән генә аңлатырлык түгел. Бу марафоннан соң мин үемнең организм уйлаганымнан күбрәккә ирешергә сәләтле икәнлеген аңадым,—дигән Айнур уку йортының физкультура кафедрасы А. Зәкиев белән әңгәмәләшкәндә, истәлекле спорт чарасында катнашканнан соң алган тәэссоратлары белән уртаклашып.
Айнурның әлегә кадәр шөгыльләнгән төгәл генә бер спорт төре булмаган. Ике ел дәвамында хокекей, футбол белән шөгыльләнсә, 3 ел дәвамында үзен авыр атлетика төрләрендә сынаган. Ә җиңел атлетика белән әле дүрт ай дәвамында гына шөгыльләнә икән. Мондый зур марафоннарда аның икенче тапкыр катнашуы. Агымдагы елның 30 июль көнендә Түбән Кама шәһәрендә үткән ярыммарафонда катнашкан һәм 21,1 километр араны йөгереп үткән.
—Аңа әзерләнгәндә көн саен 10-15 километр араны йөгереп үтеп күнегүләр ясадым. Ышаныч багъласалар, IV Уфа Халыкара марафонында да катнашырга исәплим. Җиңел атлетика белән шөгыльләнүне арытабан да дәвам итәргә уйлыйм. БДМУның җыелма командасына керү максатым бар. Булачак медицина белгеченә сәламәт яшәү образы алып бару мөһим. Сәламәт яшәү образын пропагандалауны мин максат итеп куям. Студент бар яклап та камил булырга тиеш,—ди районыбыз һәм уку йорты данын яклаган, һәм спорт өлкәсендә тагын да уңышларга ирешү максаты белән янып-көйгән Айнур Абдуллин.
42,2 километр араны 4 сәгать вакыт эчендә... Уйлап карасаң, марафон дистанциясен йөгереп үтү өчен физик яктан никадәр әзерлек һәм ихтыяр көче кирәк!
Иске Балтачта яшәүче Изелла һәм Азамат Абдуллиннар уллары Айнур белән хаклы рәвештә горурлана ала.

Читайте нас: