Барлык яңалыклар
Спорт
16 август 2017, 19:36

Велосипедчы хатын-кызлар арасында III район бәйгесе үтәчәк

Балтач районында яшәүче хатын-кызларны велосипедчылар бәйгесендә катнашырга чакыралар.

Районда велосипедчы хатын-кызлар арасында бәйге оештыру традициягә керде. Быел ул үз тарихында өченче тапкыр үтәчәк.


Хатын-кызлар арасында сәламәт яшәү образын, велосипед спортын пропагандалауга юнәлтеп, районның "Хатын-кызлар җәмгяте", район Хакимиятенең спорт комитеты, балалар һәм үсмерләрнең спорт мәктәбе берлектә оештырган бәйге 22 август көнне район үзәге Сабантуй мәйданында үтәчәк.


Ярышларда катнашу өчен авыл җирлекләре, оешма, предприятиеләр командалары чакырыла. Шулай ук сәламәтлеге ягыннан яраклы һәркемнең бәйгедә катнашу мөмкинлеге бар. Ярышка килүчеләрнең медицина учреждениесеннән бирелгән белешмәсе булуы шарт.


18-30, 31-45 яшьләр категориясендәге һәм 46 яшьтән өлкәнрәк спортчылар, төркемләп ярышканда, 1 километр озынлыктагы дистанциядә үзләренең җитезлеген сынаячак. Тизлек күчерү мөмкинлеге булган велосипедта килүчеләр, Положениегә ярашлы, ярышка кертелми.
Читайте нас: