Барлык яңалыклар
Спорт
11 Май 2017, 18:00

Спортчылар Советлар Союзы Героен искә алды

Район урта мәктәпләре укучылары арасында СоветларСоюзы герое Үлмәс Шакиров истәлегенә үткән җиңел атлетика эстафетасында тугызкоманда катнашты

Район урта мәктәпләре укучылары арасында Советлар Союзы Герое Үлмәс Шакиров истәлегенә үткән җиңел атлетика эстафетасында тугыз команда катнашты.
Бәйге шартлары буенча һәр командада 8-10 классларда укучы дүртәр кыз һәм егет булырга тиеш иде.
Спортчылар дистанцияне уңышлы үтте, өлгерләр җиңеп чыкты. Егетләр командалары арасында беренчелекне Иске Балтач авылы икенче санлы урта мәктәбе командасы алды. Иске Балтач авылы беренче санлы урта мәктәбе, Югары Карыш урта мәктәпләре командалары икенче һәм өченче урында.
Кызлар командалары арасында шулай ук Иске Балтач икенче санлы урта мәктәбе командасы җитезлек күрсәтте. Иске Балтач беренче санлы урта мәктәбе һәм Иске Уразай урта мәктәбе командалары икенче һәм өченче урыннарны яулады.
Җиңүчеләргә Советлар Союзы Герое Үлмәс Шакировның улы, запастагы подполковыник Владислав Шакиров тапшырды.

Читайте нас: