Барлык яңалыклар
Спорт
6 декабрь 2016, 17:18

Волейболчы Балтач кызлары үзләрен республика бәйгесендә сыный

7—10 декабрь көннәрендә Нефтекама шәһәрендә Башкортстан Республикасы Мәгариф министрлыгы Волейбол буенча беренчелегенә ярышлар оештыра. Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә тренер Айрат Садыков җитәкчелегендә шөгыльләнүче волейболчы кызлар ярышларда катнашуга путевка алган. 2002-2003нче елларда туган үсмерләрне туплаган команда мондый дәрәҗәдәге ярышларда әле беренче тапкыр алышка чыга икән.

Читайте нас: