Барлык яңалыклар
Спорт
6 декабрь 2016, 17:21

Һава шартлары көйсезлеге ярышларны кичектерде

7— 10 декабрь көннәрендә Татарстан Республикасының Түбән Кама шәһәрендә армспорт буенча Идел буе Федераль округ Чемпионаты үтәргә тиеш иде. Анда безнең районнан тренер Айваз Сафетдинов озатуында 5 үсмер катнашачагын бәян иткән идек. Ринат Гайнанов, Фәнис Кашапов, Алия Фәйзрахманова, Марат Хисмәтов, Ильнар Шәяхмәтовлар көндәшләре белән алышка чыгып, республика данын якларга әзерләнгәннәр иде.

Ләкин һава шартлары көйсезләнүе чемпионат календарена үзгәрешләр кертте. Кар штормы һәм юллардагы хәвфле хәл ярышларны кичектерде.

Читайте нас: