Барлык яңалыклар
Спорт
5 декабрь 2016, 17:32

Балтачлылар хоккей сезонын ачты

Безнең район хоккей спортында үзен күрсәткән төбәк. Башкортстан Берләшкән хоккей федерациясе оештырган республика чемпионатларыннанн балтачлыларның читтә калганы юк.

“Танып” хоккей клубы җитәкчелеге командалар яңадан-яңа уенчылар белән тулылана баруын билгели. Мәктәп яшендәге хоккейчылар командалары гына да бүген 60тан артык малай һәм егетләрне туплаган.

Район үзәгендә көннәрне салкнайту белән боз мәйданчыклары эшли башлады. Тренер Евгений Густяков хоккей секцияләрендә шөгыльләнүчеләр белән атнаның билгеләнгән көннәрендә күнегүләр алып бара.

Очрашуларның һәркайсы киеренке барды. Шулай булырга тиеш тә. Чөнки һәр команда уенчысында җиңү максаты. Шулай да Иске Балтачтан “Танып” командасы көчле булып чыкты. “Медведи” командасы да яхшы уен күрсәтте.

Иске Балтач авылындагы боз мәйданчыклары алдагы көннәрдә дә көярмәннәрне олы тамашага тиң уеннарга җыяр әле.

Читайте нас: