Барлык яңалыклар
Спорт
1 декабрь 2016, 17:41

Иске Тимкәдә хоккей сезонын ачтылар

Күптән түгел Иске Тимкә авылында ачык боз шартларында хоккей сезонын иптәшләрчә матч үткәрүдән башлап җибәрделәр.

Бу төбәк авылларында яшәүчеләр арасында спортның бу төрен үз итүчеләр күп. Авылларда боз мәйданчыклары бар. Иптәшләрчә матч көнендә ике авылдан дүрт команда: Иске Тимкә, Иске Уразай авыллары, “Звездочка”, “Ветераннар” командалары арасында алыш барды. Матчны ачу тантанасында хоккейчыларга район мәгариф бүлегенең спорт буенча методисты Илназ Әхмәтов уңышлы уеннар теләде.

Призлы урыннарга Иске Тимкә авылының мәктәп укучылары, Иске Уразай авылы 6ыелма командалары һәм звездочкалылар чыкты. Матч нәтиҗәләре буенча Данил Шәйхелисламов(Иске Тимкә), Кадим Дильмиев(Иске Уразай), Нияз Дәүләтшин(Иске Тимкә) иң яхшы уенчылар буларак танылдылар. Җиңүче команда—Кубок, призлы урын яулаган башка командалар район мәгариф бүлегенең Мактау грамоталары белән бүләкләнде.

Читайте нас: