Барлык яңалыклар
Спорт
22 ноябрь 2016, 17:44

БАЛТАЧ КӨРӘШЧЕЛӘРЕ БУ ЮЛЫ ДА СЫНАТМАДЫ

Күптән түгел тренер Рәшит Карамов һәм Ирек Камаловның тәрбияләнүчеләре — 16 егет Караиделдә үткән зона ярышларында катнашты. 2000—2008нче елларда туган яшүсмерләр чираттагы ярышларда алдынгы урыннар яулады. Дүрт районнан килгән 100дән артык спортчылар арасында мондый үрләр яулау үзе зур казаныш.

Гомумән алганда барлык авырлык категорияләрендә җиңүчеләребез булуы сөенечле. Утыз килограммга кадәр авырлык категориясендә Иске Балтач 1нче урта мәктәбе укучысы Рөстәм Җиһаншин өченче урынга чыкты. Шул ук мәктәптән Илнар Фәйзуллин 35 килограмм авырлыкта икенче урынга лаек булды. Кырык килограммга кадәр авырлык категориясендә Павел Маннафовка беренчелек бирелде. „Иң яхшы техникалы алып салу” дигән махсус призга да ия булды ул.

Штәнде урта мәктәбе укучысы Ильяс Низаев 45 килограммга кадәр авырлыкта икенче урынны алды. Илле килограммга кадәр авырлыкта Иске Балтач 1нче урта мәктәбеннән Ранис Мирһаҗев беренче урынга чыкты, Штәнде урта мәктәбеннән Айдар Шәгаепов шул ук категориядә өченче урынга лаек дип табылды.

Илле биш килограммга кадәр авырлык категориясендә беренче урын — Штәнде мәктәбе укучысы Тимур Сафинда. Алтмыш килограмм авырлык категориясендә Штәнде урта мәктәбе укучысы Динар Әхмәтов өченче урынга чыкты.

Җитмеш килограммнан артык авырлыкта Иске Балтач 1нче урта мәктәбеннән Динар Әюпов— беренче, Илнур Халитов икенче урыннарга чыктылар.Шул ук авырлыкта район үзәгенең 1нче урта мәктәбеннән Денис Галиакберов өченче урынга чыкты.

Артур Сабирҗанов, Эльвир Хафизов, Артур Сабирҗановлар да зур әзерлек бу ярышка килделәр.

Бүген көрәшче егетләребез февраль аенда БР атказанган тренеры Глүс Әгъзамов истәлегенә үтәчәк фестивальгә әзерләнә.

Читайте нас: