2026 елның 1нче февраленнән илдә төп социаль түләүләрнең берсе — ана капиталы индексацияләнә. РФ Дәүләт Думасы депутаты Александр Якубовский билгеләп үткәнчә, февраль башыннан соң акча бирүне сорап мөрәҗәгать итүчеләрнең барысы да арттырылган сумманы ала алачак. "Ана капиталы күләме баланың туган көне белән түгел, ә гаиләнең сертификат сорап мөрәҗәгать итү датасы белән билгеләнә. Мондый тәртип турыдан-туры «Балалы гаиләләргә дәүләт ярдәменең өстәмә чаралары турында " 256-ФЗ номерлы Федераль закон нигезләмәләреннән килеп чыга. Шуңа күрә әгәр гаилә сертификат артыннан инде бу датадан соң мөрәҗәгать итсә, бала элегрәк туган булса да, түләүнең индексацияләнгән күләме кулланыла», — дип аңлатты РИА «Новости»га депутат. Исегезгә төшерәбез, беренче балага ана капиталы күләме 1 февральдән 729 мең сумга җитәчәк, икенче балага (әгәр беренче балага алмасалар), 963 мең сумга тигез булачак.