"Кичә махсус хәрби операциядә катнашучыларның балалары район мәдәният йортында «Уфа утлары» циркы тамашасында булдылар. Балаларны СВО ветераны Илсур Хафизов озата йөрде һәм аларга бу мөмкинлекне бүләк итте. Бу тылсымлы көн иде. Балалар бай программадан бераз арысалар да, әмма аларның фотосурәттәге бәхетле елмаюлары күп нәрсә турында сөйли. Илсур Мәгъсүм улына СВОда катнашкан иптәшләренең балаларын кайгыртканы өчен рәхмәтлебез. Мондый гамәлләр безне берләштерә һәм дөньяны яктырта. Кечкенә шатлык балалар өчен олы куанычка әверелде!"
Шундый күзәтүләр балалар шатлыгын күрсәтә. Кечкенә куанычлар балаларның бүгенгесен чагу төсләр өсти ала.