Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
1 сентябрь , 14:49

Өлкән буын гражданнарының хезмәт һәм социаль активлыгы өчен

29нчы августта Балтач районы буенча халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә өлкән буын гражданнарының хезмәт һәм социаль активлыгына ярдәм итү көне кысаларында пенсия яшенә җиткән һәм пенсия яшендәге гражданнар белән эш оештырылды.

Өлкән буын гражданнарының хезмәт һәм социаль активлыгы өчен
Өлкән буын гражданнарының хезмәт һәм социаль активлыгы өчен

Белгечләр гражданнарны актуаль вакансияләр белән таныштырдылар, резюме урнаштыру һәм «Россия эше» порталында эш эзләү мөмкинлеге турында мәгълүмат бирделәр. Җәмәгать эшләрен оештыру һәм үткәрү, эш эзләүдә кыенлыклар кичерүче гражданнарны эшкә урнаштыруга ярдәм итү программасын оештыру һәм үткәрү, мәшгульлек хезмәте юнәлеше буенча һөнәри әзерлек һәм яңадан әзерләү мөмкинлекләре турында сөйләделәр. Консультация сорап ике граждан мөрәҗәгать итте.

 

Автор:
Читайте нас