Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
8 март , 06:05

Матурлык һәм батырлык бәйрәмнәре

Ватанпәрвәрлек рухында тәрбия бирү максатыннан Балтач районындагы тернәкләндерү филиалында якын вакыттагы ике бәйрәм дә истә калырлык булды.

Матурлык һәм батырлык  бәйрәмнәре
Матурлык һәм батырлык бәйрәмнәре

Балтач районындагы тернәкләндерү филиалында якын вакыттагы ике бәйрәм дә истә калырлык булды. Педагог-оештыручы Ленара Солтанова җитәкчелегендә социаль хезмәтләр алучылар концерт программасы әзерләделәр, ул барлык кунакларны сөендерде. Чарага әтиләр, абыйлары һәм махсус хәрби операциясендә катнашучы чакырылган иде. Концерт алдыннан кунакларга кабинетлар буенча экскурсия оештырылды, релаксация бүлмәсендә осталык дәресе үткәрелде. Бәйрәмдә балалар бик оста итеп чыгыш ясадылар: «Алга Русия, «Чик» биюләре, «Катюша», «Булачак солдат» җырлары, бик күп шигырьләр укылды, шулай ук сугыш темасына уеннар уйналды. Әтиләр дә читтә калмады, алар төрле кызыклы конкурсларда актив катнаштылар. Залдагы шатлыклы мохит, белән тулы иде. Мондый концерт барлык катнашучылар өчен якты вакыйгага әверелде.

Балтач филиалы реабилитация үзәгендә Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган  бәйрәм бер тында узды. Педагог организатор Ленара Солтанова оештырган чара кызыклы уеннар, музыкаль сораулар, алып баручы батыр егетлар белән башланып китте. Кызларга әзерләнгән уен чаралар бик гөрләп барды. Һәрберсе төрле һөнәрләрен күрсәтте. Мода подиум, эчтәлекле халык биюләре, аларның йөзләрендә кояш булып балкый иде. Бәйрәм азагында матур теләкләр, сәламәтлек, укуларында уңышлар теләделәр һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр.

Матурлык һәм батырлык  бәйрәмнәре
Матурлык һәм батырлык бәйрәмнәре
Автор:
Читайте нас