"Бүген Гөлназ, Ангелина һәм Илназга җылы, уңайлы фатир ачкычлары тапшырдым. Торак биналар тулысынча яшәргә әзер, санитария һәм техник таләпләргә туры килә. Уңайлы яшәү өчен җылылык, су һәм канализация бар, плитәләр һәм барлык кирәкле сантехника куелган. Бу ятим балаларга һәм тәрбиясез калган балаларга дәүләт ярдәме белән мөмкин булды. Ятим балаларны һәм тәрбиясез калган балаларны торак урыннары белән тәэмин итү буенча Башкортстан Республикасы бюджетыннан субвенцияләр бирү турындагы килешү кысаларында, шулай ук өстәмә бүлеп бирелгән финанс чаралары ярдәмендә 2024 елда Балтач районына 14 185 880 сум акча бирелде. Шул акчага район Хакимияте ятим балаларга 7 фатир сатып алды. Балаларны шундый матур бүләк белән котлыйм һәм бәхетле булуларын, гаилә коруларын телим. Өйләрегездә иң кыю өметләр, хыяллар һәм теләкләр тормышка ашсын, балалар көлүе яңгырасын. Укыгыз, туган районыбызга эшкә кайтыгыз. Һәм үз торагыгызны саклагыз, бу йортларда тәртип һәм Саклык булуы мөһим",—дип район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев социаль челтәрләрдәге сәхифәсендә язган.
Могҗизага бай чор бит ул Яңа елны каршыларга әзерләнгән мизгелләр. Егет һәм кызлар өчен бу вакыйга нәкъ шулай булып истә калачак.