Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
8 апрель , 10:21

Язгы юллар

Яз җитү белән кар эрегән чорда район юлларының кайбер участоклары транспорт белән  үтүе авыр була...

Язгы юллар
Язгы юллар

"...Кар эрегәнлектән, җир япмасының туфрагы артык дымлана, йомшак була. Нәтиҗәдә, юл япмасы сыйфаты интенсив рәвештә какшый. Бүген Бигелде авылыннан Мишкә авылына кадәр, Уразай авылыннан соң Чокалы авылына таба юлларның иң проблемалы участокларындагы хәлләрне карадым.

Бу юллар муниципаль-ара әһәмияттәге юлларга карый һәм без ремонттан ярдәм сорап республиканың Юл хуҗалыгы идарәсенә мөрәҗәгать итәбез.

Әйтергә кирәк, безне ишетәләр. Юлларны төзекләндерү һәм ремонтлау эшләре алып барыла килә, Магашлы-Алмантай, Иске Янбай, Көнтүгеш һәм Күзәй авылларына яңа юллар төзелде, Яңа Яхшый, Ташлы-Елга, Көмьязы, Туктай, Начар, Зиләзекүл авылларына керү юллары ремонтланды. Быел Уразай -Иске Тимкә юлы участогындагы юлга ремонт үткәрү планлаштырыла.

Мин аңлыйм, язгы юл соравы безнең халкыбызга һәрвакыт уңайсызлыклар тудыра. Һәм сабыр булырга өндим-юллар кипкәннән соң гына белгечләр юл эшләренә керешә алачак"—дип район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев социаль челтәрләрдәге сәхифәсендә язган.

Юл мәсьәләсе иң мөһим сорауларның берсе булуы һәммәбезгә дә мәгълүм. Җитди сорау даими чишелеш табып бара. Киләчәктә дә шулай була күрсен.

Язгы юллар
Язгы юллар
Автор:Рима Валиева
Читайте нас: