Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
16 февраль , 11:51

"Безнең геройлар" гаилә ял көне

Балтач районында "Гаилә" хезмәте белгечләре тарафыннан "Романтик"яшүсмерләр клубы белән берлектә оештырылган "Безнең геройлар" гаилә ял көне 15нче февральдә бер залда бик күп күренекле шәхесләрне җыйды.

"Безнең геройлар" гаилә ял көне
"Безнең геройлар" гаилә ял көне

Балтач районында "Гаилә" хезмәте белгечләре тарафыннан "Романтик"яшүсмерләр клубы белән берлектә оештырылган "Безнең геройлар" гаилә ял көне 15нче февральдә бер залда бик күп күренекле шәхесләрне җыйды.

Яшь буынга кунакка Әфганстанда һәм Чечняда хәрби хәрәкәтләр ветераннары,махсус хәрби операцияәдә катнашучылары, хәрби кардәшлек, Росгвардия, Эчке эшләр министрлыгы  хезмәте вәкилләре килде. Бу безнең геройлар! Бу батырлык, каһарманлык, Ватанга һәм хәрби бурычка тугрылык үрнәге! Без алар белән горурланабыз һәм тугры хезмәтләре өчен рәхмәт сүзләре җиткерәбез. Бүгенге көндә тарих яңа герой-каһарманнарны бар итә, алар солдатлар һәм офицерлар, алар өчен патриотизм сүз генә түгел. Алар дәүләт бурычларын махсус хәрби операция зонасында  үтиләр, илебез мәнфәгатьләрен яклыйлар. Без һәрвакыт мөһим  максатларны чынбарлык иткән якташларыбызның халыкара батырлыгы турында онытмаячакбыз. Сугыш һәм кораллы локаль конфликтлар ветераннарына чын күңелдән сәламәтлек, иминлек һәм тыныч күк телибез!

 Үсмерләр һәм өлкәннәр күңелендә бу очрашу якты эз калдырды. Янәшәдә батырлар, авыр чакта баш имәгән шәхесләр булуын бу чара ачык күрсәтте. Горурланырлык шәхесләр, батыр якташлардан киләсе буын үрнәк алыр. Алар еракта түгел, ә янәшәдә генә булуы көн кебек ачык.

 

"Безнең геройлар" гаилә ял көне
"Безнең геройлар" гаилә ял көне
"Безнең геройлар" гаилә ял көне
"Безнең геройлар" гаилә ял көне
"Безнең геройлар" гаилә ял көне
"Безнең геройлар" гаилә ял көне
"Безнең геройлар" гаилә ял көне
Автор:
Читайте нас: