Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
3 гыйнвар , 05:00

Түбән Карыш авылы халкы "Аек авыл" конкурсы кысаларында чара үткәрде

Яңа ел алдыннан, Түбән Карыш авылы халкы "Аек авыл" конкурсы кысаларында зарядкага һәм җәяү йөрүгә чыкты.

Түбән Карыш авылы халкы "Аек авыл" конкурсы кысаларында чара үткәрде
Түбән Карыш авылы халкы "Аек авыл" конкурсы кысаларында чара үткәрде

Әлеге чарада катнашучыларның барысы да саф кышкы һавадан һәм туган як табигатенең матурлыгыннан ләззәт алдылар. Физик активлык аркасында авылдашлар Яңа ел алдыннан уңай энергия  алдылар.  Шулай ук конкурста катнашучылар ел йомгакларын ясадылар һәм киләсе елга планнары белән уртаклаштылар.

Сәламәт яшәү рәвешен сайлаулары түбән карышлыларның очраклы түгел. Алар бәйрәмнәр матур үтсен, кечеләр үрнәк алсын өчен бу юлны сайладылар.

Автор:Рима Валиева
Читайте нас: