Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
30 декабрь 2023, 16:11

«Яхшылык чәч» акциясенә кушылып

Яңа ел алдыннан Магашлы – Алмантай авыл клубы хезмәткәрләре Яңа ел «Яхшылык чәч» акциясен үткәрделәр,

«Яхшылык чәч» акциясенә кушылып
«Яхшылык чәч» акциясенә кушылып

"Яхшылык бүләк ит" акциясе Яңа ел-балалар гына түгел, олылар да тылсым һәм бүләкләр көтә торган бәйрәм. 29 декабрьдә Яңа ел алдыннан Магашлы – Алмантай авыл клубы хезмәткәрләре Яңа ел «Яхшылык чәч» акциясен үткәрделәр, 80 яшьтән өлкәнрәк кешеләрне якынлашып килүче Яңа ел белән котладылар. Кыш Бабай һәм Карсылу чын күңелдән иминлек, сәламәтлек, бәхет һәм озын гомер теләүләре белән Яңа ел бүләкләре тапшырдылар. Һәр йортта кунакларга шатлык килде. Олы яшьтәгеләр кунаклар белән аралашырга бик теләп, бик күп уңай эмоцияләр һәм яхшы Яңа ел кәефе алдылар.

 Бу хәл белешү кебек саваплы эш тә. Әлбәттә, өлкәннәрнең кәефе күтәрелгәндер.

 

Автор:
Читайте нас: