Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
30 декабрь 2023, 15:37

Һәр баланың хыялы тормышка ашсын өчен

"Теләкләр чыршысы" акциясе буенча районыбызда балаларның хыялларын өлкәннәр тормышка ашыра. 

Һәр баланың хыялы тормышка ашсын өчен
Һәр баланың хыялы тормышка ашсын өчен

"Теләкләр чыршысы" акциясе —үзе тылсымлы бер вакыйга. Кыш Бабай белән Карсылуга кадәр үк өлкәннәр бүләкләрләр тарата башлый. Иң кызыгы шунда—акция буенча  көтелмәгән  бүләк түгел. Балалар теләге буенча көтелгәнен алу үтә күңелле бит ул.  "Теләкләр чыршысы" акциясендә бала үз хыялын әйтә һәм  бүләген көтә. Мәскәү курантлары мизгелләрне барлаганчы ук ул бүләк иясен таба.

Иске Яхшый авылыннан Дмитрий Абдуллин Иске Балтач 2нче урта мәктәбендә белем ала. Дмитрий  дөнья, илләр, табигать  белән кызыксына.  "Балтач таңнары" гәзите редакторы Рөстәм Вәлиев аның теләген тормышка ашырып глобус бүләк итте.

Дмитрий киләчәктә үз юлын табар, бәлки, сәяхәтче булыр. Ә иң зур теләге— әтисе махсус хәрби  операциядән исән-сау кайтуы. Бу теләгенә  барыбыз да кушылабыз. Барлык якташларыбыз да исән-сау туган ягына кайтсын.

Автор:Рима Валиева
Читайте нас: