Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
8 декабрь 2023, 12:17

Янә сөенечле бер яңалык бар

Балтач районында яшәүче ике яшь кешенең үз тораклары бар!

Янә сөенечле бер яңалык бар
Янә сөенечле бер яңалык бар

"Балтач районында яшәүче ике яшь кешенең үз тораклары бар! Якты, җылы, Иске Балтач авылы үзәгендә! Бу эш ятим балаларны һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларны торак белән тәэмин итү буенча дәүләт программасы ярдәмендә тормышка ашты. Егетләребезгә иминлек телибез! Балаларның бәхетле һәм уңайлы тормышлары булсын, аларның өйләрендә балаларның күңелле көлүләре ишетелсен, ә гаилә тормышы шатлыклы көннәр белән генә тулы булсын. Әлеге категориядәге балалар өчен фатирларны төзекләндерүгә җаваплы карашлары өчен төзүчеләргә аерым рәхмәтемне белдерәсем килә",—дип шатлыклы хәбәр белән район Xакимияте башлыгы Илгиз Субушев социаль челтәрләрендәге сәхифәсендә уртаклашкан. Яңа ел алдыннан шундый яхшы хәбәр. Балтачлыларга гаилә кадерен белеп, күп балалар тәрбияләп үстерүләрен телик. Яңа ел алдыннан нинди матур яңалык!

 

Янә сөенечле бер яңалык бар
Янә сөенечле бер яңалык бар
Автор:Рима Валиева
Читайте нас: