Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
4 декабрь 2023, 12:56

“Җылылык бүләк итәбез”

Мата авылы клубында “Җылылык бүләк итәбез”дип аталган чара узды.

“Җылылык бүләк итәбез”
“Җылылык бүләк итәбез”

Һәр елда 3 декабрь – Халыкара инвалидлар көне буларак билгеләп үтелә.Сәламәтлекләре чикле булуга карамастан, күпләребез алардан нык, чыдам булырга, иң мөһиме – тормышны яратырга өйрәнә ала. Алар һәр мизгелнең кадерен тоя, һәр көнне шатланып каршы ала беләләр.
Андый кешеләр безнең авылда да барлар:Гарифуллин Фәлгать,Салихов Айнур, Бариев Вадик. Бу егетләр һәрбер чарада актив, теләп катнашалар. Авыл халкы аларга рәхмәтле.
Шушы уңайдан файдаланып Мата авылы клубында “Җылылык бүләк итәбез”дип аталган чара узды.Алар кроссвордлар чишелде,викторина соравына җаваплар әйттеләр. Бәйрәм чәй эчү, уйнап- бию белән тәмамланды.
Көндәлек тормышларында, эшләрендә аларга һәрвакыт ярдәм , шатлык-сөенечләр генә телибез.

“Җылылык бүләк итәбез”
“Җылылык бүләк итәбез”
Автор:
Читайте нас: