Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
21 ноябрь 2023, 13:14

Бөтенрусия балаларга хокукый ярдәм көнендә

Балтач районы  Хакимиятенең опека һәм попечительлек бүлегендә тәрбиягә бала алган ата-аналар һәм ятим балалар һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар өчен аларны кызыксындырган мәсьәләләр буенча түләүсез юридик консультацияләр бирү эше оештырылды.

Бөтенрусия балаларга хокукый ярдәм көнендә
Бөтенрусия балаларга хокукый ярдәм көнендә

Консультацияләр барышында мөрәҗәгать итүчеләрнең барысы да кызыксындырган сорауларга җавап алды. Белгечләргә еш бирелә торган сораулар: балигъ булмаганнарга опека рәсмиләштерү тәртибе, алиментлар түләтү, ятим балалар һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балалар өчен ташламалар; ятим балаларның торак алу хокукы. Гражданнарны Балтач  районы буенча бала хокукы буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчесе Гарифуллина Э. Д., Балтач районында "Гаилә" хезмәте юрисконсульты Мусалимова Л. У., Балтач районы хакимиятенең опека һәм попечительлек секторы начальнигы Хәйруллина Г. Х., БРК Балтач филиалы адвокаты Балтач филиалы адвокаты Э. М. Ризванов, «Башкортстан Республикасы Балтач районы муниципаль районы мәгариф бүлеге» МКУ начальнигы урынбасары А. Р. Хисмәтов, Балтач районы буенча Эчке эшләр министрлыгы бүлекчәсе ПДН инспекторы А. Ф. Хөсәенова, өлкән суд приставы  урынбасары И.И. Гаттаров кабул иттеләр. 

Автор:
Читайте нас: