Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
16 октябрь 2023, 10:31

"Әтиләр аллеясы"

Балтачтагы "Гаилә" хезмәте "Әтиләр аллеясы" экологик акциясен оештырды.

"Әтиләр аллеясы"
"Әтиләр аллеясы"

"Әтиләр аллеясы" экологик акциясендә Балтачның актив әтиләре катнашты. Ир кеше үтәргә тиешле вазифаларның берсе булып- агач утырту тора. Әлбәттә, ир-егетләр  бихисап агач утыртуына иманым камил. Әмма балалары белән утырткан агач символик әһәмияткә ия.  Вакыт үтү белән  егет һәм кызлар үз балалары белән агач утыртырга омтылыр. Җир шарының яшел калканы ныклы булсын.

Автор:Рима Валиева
Читайте нас: