Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
28 июль 2023, 12:05

Махсус хәрби операциядә катнашучылар йортында эш башкарыла

Махсус хәрби операциядә катнашучылар йортында Бөре шәһәрендәге «Газпром газ бүлү Уфа» ПАО Балтач комплекслы хезмәте хезмәткәрләре газлаштыру буенча төзелеш-монтаж эшләре үткәрәләр.

Махсус хәрби операциядә катнашучылар йортында эш башкарыла
Махсус хәрби операциядә катнашучылар йортында эш башкарыла

"Махсус хәрби операциядә катнашучылар йортында Бөре шәһәрендәге «Газпром газ бүлү Уфа» ПАО Балтач комплекслы хезмәте хезмәткәрләре газлаштыру буенча төзелеш-монтаж эшләре үткәрәләр.Йорт хуҗабикәсе Фангилә Карамованың уллары Махсус хәрби операциядә Ватан кушуы буенча сакта торалар. Алар хәрби бурычларны үтәгәндә, без монда хуҗалык һәм көнкүреш алып баруда барлык ярдәм чараларын күрсәтәбез. Без үзебезнең катнашучыларның гаилә әгъзалары белән даими элемтәдә торабыз, аларга киләбез, көнүзәк проблемаларны хәл итәргә ярдәм итәбез, ир-атларыбызның җиңү яулау һәм җиңү белән тизрәк өйгә кайту өчен барлык шартларны булдырырга тырышабыз!"-дип социаль челтәрләрендәге профилендә район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев хәбәр урнаштырган.

Ир-егетләр туганнары белән даими элемтәдә. Өйләрендә булган уңайлы яңалыклар аларның күңелен тынычландыра.Ир-егетләр иңендә вазифалар җитди. Аларны башкарып, җиңеп туган Башкортстанга кайтырга язсын.

Автор:Рима Валиева
Читайте нас: