"Приют 20 еллык эшчәнлеге вакытында 800дән артык балага дөньяны ачуда һәм анда үз урынын табуда, тирә-юньдәге кешеләр, яшьтәшләр белән мөнәсәбәтләр төзүдә, үз сәләтләрен үстерүдә ярдәм итә. Приют коллективы тарафыннан булдырылган өй шартлары һәр балага үзен монда яратканнарын, кирәклеген тоярга мөмкинлек бирә. Тәрбияләнүчеләргә, ветераннарга бүләк иткән җылылык һәм ихласлык өчен, приют үсешенә зур өлеш керткәннәре өчен хезмәткәрләргә рәхмәт"-дип социаль челтәрләрдәге үз профилендә район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев язган.
Кечкенәләр олы тормыш юлына чыкканда зур сынаулар үтәргә мәҗбүр. Аларга ярдәм кулы сузган хезмәткәрләрнең тырышлыгына күп нәрсә бәйле. Дөньяны танып белергә өйрәткән олы йөрәкле шәхес булып кечкенәләрнең хәтерендә калырлар.