Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
9 март 2023, 16:40

"Герой ана" исеменә лаек Альбина Хәйдәршинага хөрмәт күрсәтеп

Мәскәүдән кайткан райондашыбыз Альбина Хәйдәршинаны "Герой ана" исеменә лаек булуы белән район җитәкчелеге исеменнән кадрлар һәм социаль мәсьәләләр буенча район Хакимияте башлыгы урынбасары Инзилә Гасыймҗанова тәбрикләде.

"Герой ана" исеменә лаек Альбина Хәйдәршинага хөрмәт күрсәтеп
"Герой ана" исеменә лаек Альбина Хәйдәршинага хөрмәт күрсәтеп

Мәскәүдә  Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан үткән тантанада  Русия Президенты Владимир Путин төрле өлкәләрдә уңышка ирешкән нәфис зат вәкилләрен тәбрикләде. Республикада беренче булып "Герой ана" исеменә райондашыбыз Альбина Хәйдәршинаны  лаек булуы барыбыз өчен дә шатлыклы вакыйга булды. Олы дәрәҗәгә ирешкән күп балалы  Альбина Рәиф кызы өчен  ихлас сөенеп кадрлар һәм социаль мәсьәләләр буенча район Хакимияте башлыгы урынбасары Инзилә Гасыймҗанова тәбрикләү сәламен җиткерде."Без бу югары исемгә лаек булуыгыз өчен бик шатландык. Сез матур гаилә. Без сезне хөрмәт итәбез. Без сездән үрнәк алабыз.Тормыш иптәшең Винер белән 13 баланы тәрбияләп үстерәсез. Аларны зур тормыш юлына чыгарасыз. Дөньягыз матур, балалар тырышлар. Алар спортта да, укуда да алдынгылар. Без сезнең өчен бик шат",—дип чәчәк гөлләмәсе һәм  кыйммәтле бүләк тапшырды.

Альбина Рәиф кызы хатирәләре белән уртаклашты. "Бу юлы ике кеше "Герой ана" исеменә лаек булды. Янә Липецк өлкәсеннән бер хатын мондый исемгә лаек булды.    Русия Президенты Владимир Путин үз эше осталарына дәүләт наградалары тапшырды. Тантанага килгән хатын-кызлар белән аралашты, фикерләр тыңлады, сораулар бирде. Мәскәүдәге тантана хәтердә калырлык булды",—дип уртаклашты якташыбыз. Ул ун көннән артык  вакытта ерак юлга барып кайткан чакта һәрчак ярдәмгә килергә әзер булулары өчен район җитәкчелегенә ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Аэропортта Альбина Рәиф кызы тормыш иптәше һәм өлкән балалары каршы алып  Иске Балтачка озатып калганнар. Нинди зур сөенечле булды бу ел. Кечкенәләре Байрас 11 айлык егет булган.  Әнисе бүләк алган дистә көн өчендә тәпи киткән үзе.

 Без аралашкан вакытта уртанчы һәм кече балалары әнисеннән күзләрен дә алмый янәшә булырга тырышты. Сагынулары сизелеп тора. Ана һәм бала арасында күренмәс, әмма үтә ныклы җеп-элемтә барлыгын тоярлык. Бәхет һәм якты киләчәк телибез күп балалы, уңган Хәйдәршиннар гаиләсенә.

Әни һәм әти мәхәббәтен тоеп яшәргә дә яшәргә.

 

 

Газим Талипов фотолары.

"Герой ана" исеменә лаек Альбина Хәйдәршинага хөрмәт күрсәтеп
"Герой ана" исеменә лаек Альбина Хәйдәршинага хөрмәт күрсәтеп
"Герой ана" исеменә лаек Альбина Хәйдәршинага хөрмәт күрсәтеп
Автор:Рима Валиева
Читайте нас: