Җыелган канцелярия товарлары һәм мәктәп кирәк-яраклары аз керемле, тулы булмаган гаиләләрдәге балаларга, ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларга, авыр тормыш хәлендә калган балаларга тапшырылды. 115 гаиләдән 232 бала хәйрия ярдәме алган. "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" республика акциясен оештыруда иганәче ярдәм күрсәтүдә зур рәхмәт белдереп «Гаилә » төньяк районара үзәге хезмәткәрләре социаль челтәрләре битендә пост багышлаганнар.
Битарафлыктан ерак булырга тырышкан шәхесләрнең ярдәме сокландыра.