12нче майда Илеш районында урнашкан «АЛ РОЗА» ял базасына сәяхәт үтә фәһемле үткән. Балтач районы вәкилләре биредә сәламәтлекне ныгыту мөмкинлекләрен күреп чикләнмәгән. Ял итү, төбәк белән танышу форсатын кулланып кайтканнар.
Иске Кыргиз авылының тарихи-туган якны өйрәнү музеена экскурсия, бассейнда йөзү, тозлы шахтада релакс алу, массаж, сәламәтлек сукмагында скандинавча йөрү —барысы да актив ял итү.
Фикерләр бары уңай! Агымдагы елда тагын турлар планлаштырыла, инде башка маршрутлар буенча.