Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
8 март 2022, 11:37

Россиядә түбән керемле гаиләләр өчен түләүләр кертелә

Владимир Путин түбән керемле гаиләләр өчен түләүләр кертергә тәкъдим итте.

Россиядә түбән керемле гаиләләр өчен түләүләр кертелә
Россиядә түбән керемле гаиләләр өчен түләүләр кертелә

 

Владимир Путин түбән керемле гаиләләр өчен түләүләр кертергә тәкъдим итте.

 

Путин түбән керемле барлык гаиләләр өчен 8 яшьтән алып 16 яшькә кадәрге балаларга түләүләр билгеләргә тәкъдим итте.

РФ Президенты Владимир Путин 1 апрельдән керемнәре түбән булган барлык гаиләләр өчен 8 яшьтән алып 16 яшькә кадәрге балалар өчен түләү билгеләү тәкъдиме белән чыкты. Финанс чараларын май аеннан ук ала башлаячаклар.

"Дәүләт үз чиратында гаиләләргә ярдәм итү өчен барысын да эшләячәк. Бу безнең һичшиксез өстенлегебез. <...> Без яңа карар кабул итәргә тиеш дип саныйм — 8 яшьтән алып 16 яшькә кадәрге балалар өчен түләүләр билгеләү, дип ассызыклап үтәм, керемнәре аз булган барлык гаиләләр өчен, аларга ярдәм итәргә. Бу чара 1 апрельдән эшли башлаячак, ә гаиләләрнең беренче түләүләрен май аенда алачаклар”, — дип билгеләп үтте дәүләт башлыгы үзенең 8 Март уңаеннан мөрәҗәгатендә.

Автор:
Читайте нас: