Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
8 март 2022, 19:48

8 яшьтән 16 яшькә кадәрге балалар өчен түләүләр күпме тәшкил итәчәк?

Хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяков белдерүенчә, түбән керемле гаиләләр төбәктәге яшәү минимумыннан 50, 75 яки 100% күләмендә пособие алырга хокуклы.

8 яшьтән 16 яшькә кадәрге балалар өчен түләүләр күпме тәшкил итәчәк?
8 яшьтән 16 яшькә кадәрге балалар өчен түләүләр күпме тәшкил итәчәк?

 

Хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяков белдерүенчә, түбән керемле гаиләләр төбәктәге яшәү минимумыннан 50, 75 яки 100% күләмендә пособие алырга хокуклы.

 

БУ якынча 6 меңнән алып 12 мең сумга кадәр тәшкил итәчәк дигән сүз.

Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгында журналистларга аңлатуларынча, түләүнең база күләме бала өчен төбәк яшәү минимумының 50% ын тәшкил итәчәк - ил буенча уртача алганда, бу балага 6 150 сум чамасы. "Әгәр бу күләмдә пособие билгеләгәндә гаиләнең җан башына уртача кереме яшәү минимумыннан азрак кала икән, пособие төбәк яшәү минимумыннан 75% күләмендә билгеләнәчәк. Әгәр бу күләмдә пособие билгеләгәндә, гаилә кереме төбәк яшәү минимумыннан кимрәк булса, пособие төбәк яшәү минимумының 100% күләмендә билгеләнәчәк", - дип өстәгәннәр министрлыкта.

Түләүләрне 5 миллионнан артык баланың ата-аналары алачак. Алар пособиеләрне май аенда ала башлаячак, әмма түләүләр апрель ае өчен дә исәпләнәчәк, дип хәбәр иткән Котяков.

"Яңа пособие 8-16 яшьлек 5 миллионнан артык бала үсә торган гаиләләргә ярдәм итәргә мөмкинлек бирәчәк. Ярдәм чарасы 1 апрельдән эшли башлаячак, ә гаризалар 1 майдан кабул ителә, ягъни гаиләләргә пособиеләр 1 апрельдән түләнә башлаячак. Шулай итеп, әгәр гаилә май аенда түләнә икән, пособиеләр берьюлы ике ай эчендә - апрель һәм май өчен килә", - дип сөйләгән ул.

Элегрәк Россия Президенты Владимир Путин түбән керемле барлык гаиләләр 8-16 яшьлек балалар өчен түләүләр алачак, дип игълан иткән иде. Президент билгеләп үткәнчә, бу чара 1 апрельдән эшли башлаячак, ә гаиләләрнең беренче түләүләрен май аенда алачаклар.

ТАСС

Автор:
Читайте нас: