Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
4 февраль 2022, 11:28

Чуртанлыкүлдән ветеран Абзал Фазлыев карт көнендә социаль хезмәткәр гаиләсендә сыену тапкан

Чуртанлыкүл авылыннан Бөек Ватан сугышы, хезмәт ветераны Абзал Фазлыевны картлык көнендә язмыш Югары Карыш авылындагы социаль хезмәткәр Гөлирә Фәрхетдинова гаиләсенә алып килгән.

Чуртанлыкүлдән ветеран Абзал Фазлыев карт көнендә социаль хезмәткәр гаиләсендә сыену тапкан
Чуртанлыкүлдән ветеран Абзал Фазлыев карт көнендә социаль хезмәткәр гаиләсендә сыену тапкан

 

Чуртанлыкүл авылыннан Бөек Ватан сугышы, хезмәт ветераны Абзал Фазлыевны картлык көнендә язмыш Югары Карыш авылындагы социаль хезмәткәр Гөлирә Фәрхетдинова гаиләсенә алып килгән.

Гөлирә Хәниф кызы тормыш иптәше Фигать Зәгафран улы белән алты балага гомер, тәрбия биргән кешеләр. Ике уллары гаиләле инде, ике уртанчылары читтә укыйлар, ике бәләкәй сабыйлары әле авылдагы урта мәктәптә белем ала.

Гөлирә Хәниф кызы алтынчы ел Чуртанлыкүл, Югары Карыш авылларында башкалар ярдәменә мохтаҗ 18 кешегә көнкүреш эшләренә булышлык итә.

—Абзал абый узган җәйдә егылып кулын сындырды, аннары бот сөяген авырттырды. Шуннан аягына авырлык белән генә басып хәрәкәтләнә башлады. Мондый хәл килеп тугач, көненә өчәр тапкыр өч километр араны үтеп Чуртанлыкүлгә йөрергә туры килгәләде. Көзгә кереп, көннәрне салкынайткач, Абзал абыйны Югары Карышка, үзебезнең гаиләгә алырга булдык. Үзе дә риза булды. Чөнки Чуртанлыкүлдә өен мич ягып җылытырга кирәк, уңайлыклар юк. Ә безнең өйдә җылыда, караулы, тәрбияле. Авылын сагынып моңаеп алса да, күңеле көр, кәефе әйбәт. Көн саен рәхмәтләрен белдерә, — ди Гөлирә Хәниф кызы.

Май аенда 95 яшен тутырачак Абзал Нисап улының хәтере яхшы, үткәннәрне искә алып, тормыш, хезмәт елларындагы истәлекләрне сөйләргә ярата, гәзит укый, яңалыклар белән танышып бара икән.

—Авылда мин ярдәм итмәгән кеше калмады. Техника белән дә, башка яклап та йомышлары төшкәндә бер каршылык күрсәтмәдем, гел булыштым, — дип искә алган иде  Абзал бабай үзенең яшьлек, хезмәт елларын узган елда очрашкач. Күрәсең, язмышның кырыс сынаулары алдында калгач, кылган яхшылыклары олыгайган көнендә үзенең юлына Фәрхетдиновлар кебек мәрхәмәтле кешеләрне чыгаргандыр.

Гөлирә ханым “Ана даны” медаленә ия. Тормыш иптәше тормышында, эшендә зур ярдәмчесе. Атна саен Абзал бабайны мунча ягып, мунчада юындыручы да, кулыннан җитәкләп өйнең зур ягына алып чыгып йөртүче дә ул... Гөлирә ханымның Абзал бабайдан башка да Чуртанлыкүл, Югары Карыш авылларында 17 кешесе бар. Атнаның ике, өч көнендә аларның һәркасына барырга, ярдәм күрсәтергә кирәк. Ул зарланмый. Бары үз эшен белеп эшли.

—Гөлирә Хәниф кызы үз эшенә шул тикле җаваплы карый. Аның һәр килүен көтеп алалар. Ярдәменә мохтаҗ апалар, абыйлар гел аның адресына җылы, рәхмәт сүзләре генә белдерәләр, — ди “Изге уй” учреждениесе директоры Фәридә Гәрәйшина.

Чит кешене түгел, олыгайган үз әтисен, үз әнисен тәрбияләүдән баш тарткан кешеләр бар. Ә Югары Карыш авылында гомер кичергән Гөлирә белән Фигать Фәрхетдиновлар күз алдымда безнең заман геройлары булып гәүдәләнде. Игелекле адымга барган олы йөрәкле, батыр кешеләр. Бу адымның тәрбияви ягы да бәһалап бетергесез, минемчә. Үз балаларына матур тормыш үрнәге күрсәтә алар.

Бер-берсенә авырлыклар китерми, бер гаилә булып, туган һәр якты таңны сөенеп каршылап яшәргә язсын бу гаиләгә!

Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас: