Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
1 февраль 2022, 14:09

Россиядә социаль түләүләр һәм пособиеләрнең бер өлеше арткан!

 Россиядә 1 февральдән социаль түләүләр, пособиеләр һәм компенсацияләрнең бер өлеше 8,4% ка арткан.

Элегрәк премьер-министр Михаил Мишустин тиешле карарны имзалаган иде. Бу хакта РФ Хөкүмәтенең рәсми сайтында әйтелде. Беренче балага ана капиталы 483,9 мең сумнан 524,5 мең сумга кадәр, ә икенче һәм аннан соңгы балаларга 693,1 мең сумга кадәр арткан. Инвалидларга, ветераннарга, чернобыльчеләргә, Россия Геройларына, производствода зыян күрүчеләргә түләүләр индексацияләнгән. Индексация фаразланган инфляцияне түгел, ә факттагы инфляцияне исәпкә алып үткәрелгән. Росстат мәгълүматларына караганда, узган ел кулланучылар бәяләре 8 4% ка арткан — бу алты еллык максимум.

Элегрәк Г.В. Плеханов исемендәге РЭУның социаль бәяләр кафедрасы профессоры Юлия Финогенова агымдагы елда 5,9% ка (1 гыйнвардан), социаль пенсияләр һәм дәүләт пенсия тәэминаты буенча пенсияләр (1 апрельдән) 7,7% ка индексацияләнәчәк, дип искә төшерде. 28 гыйнварда РФ Президенты Владимир Путин иминият пенсияләрен 8,6% дәрәҗәсендә индексацияләү турындагы законга кул куйды, дип хәбәр ителде. Түләүләрне индексацияләү турындагы карар иминият пенсияләрен алучы 30,8 млн ватандашларга кагылачак. Россия Пенсия фондына (ПФР) 172,8 млрд. сум күләмендә өстәмә финанслау кирәк булыр дип көтелә.

Россиядә социаль түләүләр һәм пособиеләрнең бер өлеше арткан!
Россиядә социаль түләүләр һәм пособиеләрнең бер өлеше арткан!
Автор:
Читайте нас: