Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
21 гыйнвар 2022, 15:59

Балтачлылар колагына: Быел пенсия кемнәргә арта?

2022 елда картлык буенча пенсия күләме 8,6 процентка арта. Ул гына түгел, башка түләүләр һәм пособиеләр күләме дә үсә.

Балтачлылар колагына: Быел пенсия кемнәргә арта?
Балтачлылар колагына: Быел пенсия кемнәргә арта?

 

2022 елда картлык буенча пенсия күләме 8,6 процентка арта. Ул гына түгел, башка түләүләр һәм пособиеләр күләме дә үсә.

 Федерация Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе Елена Бибикова “Палрламентская газета” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шулай дип белдергән.

Пенсионерлар гыйнварда декабрь ае өчен 5,9 процентка арттырылган пенсия алды инде. Февраль аенда 8,6 белән 5,9 процент арасындагы аерма өстәп биреләчәк. Елена Бибикова әйтүенчә, пенсияне һәр ел саен индексацияләү 2024 елга ил буенча аның уртача күләмен 20 меңгә җиткерү максатына бәйле.
Башка түләүләргә килгәндә, 1 февральдән айлык акчалата түләүләр (ЕДВ) күләме арта. Аларны барлык төркемнәргә керүче инвалидлар, “чернобыльче”ләр, сугышта катнашучылар, һәлак булган (үлгән) сугыш ветераннарының тол хатыннары, сугыш хәрәкәтләре ветераннары ала. ЕДВ һәр ел саен инфляциягә карап артттырыла.

1 апрельдән социаль пенсияләр һәм дәүләт пенсияләре арта. Социаль пенсия гадәти пенсия билгеләү өчен эш стажы һәм пенсия коэффициентлары саны җитмәүчеләргә бирелә. Шул ук вакытта аны гомум билгеләнгән пенсия яшеннән биш елга соңрак билгелиләр. Дәүләт пенсияләре, аерым алганда, Бөек Ватан сугышында катнашучыларга, камалыштагы Ленинградта яшәгән кешеләргә, радиацион һәлакәт яки техноген һәлакәткә дучар булучыларга бирелә. Бу пенсия узган елдагы яшәү минимумы күләме күпмегә артса, шуның кадәр арта. 2022 елга бюджетта 7,7 процентка арту каралган, әмма бу фараз күрсәткече генә. Төгәл күрсәткече апрельгә таба билгеләнәчәк.
1 августтан, узган елда эшләп, пенсия фондына иминият взносы түләгән пенсионерларның (эшләмәүчеләрнеке генә түгел, эшләүчеләрнеке дә) да пенсиясе арта.

Балтачлылар колагына: Быел пенсия кемнәргә арта?
Балтачлылар колагына: Быел пенсия кемнәргә арта?
Автор:
Читайте нас: