Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
13 гыйнвар 2022, 15:23

Сугышта катнашкан балтачлылар янгын чыгуны кисәтү җайланмалары белән тәэмин ителә

Бүген Иске Балтач авылында яшәүче Әфган сугышы ветераны Фирдат Сабировка бушлай янгын чыгуны искәртеп хәбәр бирү җайланмасы тапшырылды.

Башкортстан Республикасы Башлыгы Указына ярашлы, аерым категория гражданнарны социаль яклау чаралары чикләрендә, 55 һәм аннан өлкән яшьтәге  ялгыз яшәүчеләр, Бөек Ватан сугышы ветераннары, инвалидлары, Бөек Ватан сугышында катнашкан, инвалид булып кайтып мәрхүм булган кешенең гаилә әгъзалары, Икенче Бөтендөнья сугышы чорында фашистлар һәм аларның союзниклары тарафыннан булдырылган концлагерьларда, гетто, башка мәҗбүри тоткында тоту урыннарында булган балигъ булмаганнар, 2018 елның 1 гыйнварына кадәр туган, 7 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләр янгын чыгуны искәртә торган җайланмалар белән бушлай тәэмин ителәләр иде. Югарыда китерелгән Указга 2021 елның 15 декабрендә кертелгән үзгәрешләргә ярашлы, сугышта катнашкан ветераннар, сугышта катнашкан инвалидлар, “Сугыш чоры балалары” категорияләренә кергән гражданнар өстәлде.

Бүген, 13 гыйнвар көнне, Иске Балтач авыл биләмәсе башлыгы Илгиз Рәхимҗанов һәм БР Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитетының янгыннарны профилактикалау үзәге инструкторы Ришат Хиҗәпов Иске Балтач авылында гомер итүче Әфган сугышы ветераны, балта остасы Фирдат Сабировка махсус җайланма тапшырдылар. Ришат Нурихан улы Фирдат Мәхсум улына җайланманы куллану буенча памятка да кушып бирде. Белгечләр җайланманың тормышта кирәк булмавын, әмма күпләрне бәхетсезлек очрагыннан коткарган әйбернең җан тынычлыгын арттыруын теләделәр.

Фирдат Сабиров 1986-1988 елларда хәрби хезмәтен үтәгәндә кораллы бәрелешләр вакытында авыр яраланып инвалидлык алып кайта...

Ришат Нурихан улы китергән мәгълүматлар буенча, районда меңгә якын кешегә янгын чыгуны искәртә торган җайланмалар бушлай биреләәчк. Улэш авфыл биләмәләре аша эшләнә. Гражданнарның паспорт һәм льготалардан фадалану хокукы биргән таныклыгының күчермәсе кирәк. Җайланманы авыл биләмәләре белгечләре һәм янгыннарны профилактикалау белгечләре урнаштырачак.

Чечен Республикасында хезмәт командировкасында булган, әлеге вакытта хезмәттә булган полиция хезмәткәрләренә дә янгын чыгу турында искәрткән җайланмалар тапшырылачак.

Газим Талипов фотосы

Сугышта катнашкан балтачлылар янгын чыгуны кисәтү җайланмалары белән тәэмин ителә
Сугышта катнашкан балтачлылар янгын чыгуны кисәтү җайланмалары белән тәэмин ителә
Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас: