Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
13 гыйнвар 2022, 10:00

Пенсия фонды социаль ярдәм күрсәтелә торган чаралар исемлеген киңәйтә

2022 елның 1нче гыйнварыннан Русия Пенсия фонды (ПФР) русиялеләргә элек билгеләнгән һәм социаль яклау органнары түләгән кайбер түләүләр, компенсацияләр һәм пособиеләр бирә.

Федераль законнарга кабул ителгән төзәтмәләр нигезендә Пенсия фондына элегрәк социаль яклау буенча төбәк органнары социаль ярдәм чараларын гамәлгә ашыру буенча яңа функцияләр һәм бюджет вәкаләтләре йөкләнгән.  Биш категория гражданнарга пособиеләр, түләүләр, компенсацияләр.  - Балалары булган эшләмәүче гражданнарга; - Радиация йогынтысына дучар булганнарга; - реабилитацияләнгән затларга; медицина күрсәткечләре буенча транспорт чаралары булган инвалидларга (инвалид балаларга); - пенсия белән тәэмин итүне Пенсия фонды гамәлгә ашыра торган хәрби хезмәткәрләргә һәм аларның гаилә әгъзаларына.

Тапшырылган чараларның тулы исемлеге ПФР сайтында урнаштырылган. Балалы гражданнарга 2022 елдан Русия Федерациясе Пенсия фонды тарафыннан пособиеләрнең түбәндәге төрләре билгеләнә: 1,5 елга кадәр бала карау буенча эшләмәүче гражданнарга айлык пособие; оешма бетерелүгә бәйле рәвештә эштән чыгарылган хатын-кызларга йөклелек һәм бала табу буенча пособие; бала туганда бер тапкыр бирелә торган пособие; баланы гаиләгә тәрбиягә биргәндә бер тапкыр бирелә торган пособие; чакырылу буенча хәрби хезмәт узучы хәрби хезмәткәрнең йөкле хатынына бер тапкыр түләнә торган пособие; чакырылу буенча хәрби хезмәт узучы хәрби хезмәткәрнең баласына айлык пособие.

 Русия Пенсия фондының Башкортстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Фоат Хантимеров әйтүенчә, Пенсия фонды тарафыннан яңа түләүләр, компенсацияләр һәм пособиеләр билгеләү ведомствоара хезмәттәшлек хисабына оештырылган. Элегрәк социаль яклау органнары тарафыннан билгеләнгән түләүләр Пенсия фонды тарафыннан актив, шул ук реквизитларга башкарылачак. Бу очракта ПФРга мөрәҗәгать таләп ителми. Әгәр граждан бу пособиеләргә хокукка ия булса, ләкин алардан әле файдаланмаган булса, агымдагы елдан Пенсия фондының клиент хезмәтенә яки МФЦ офисына мөрәҗәгать итү мөмкинлеге бар.

Күрсәтелә торган социаль ярдәм чаралары буенча тулырак мәгълүмат ПФР https://clck.ru/aeuv9 сайтында махсус бүлектә урнаштырылган. Сорауларга җавапларны Русия Пенсия фондының Башкортстан Республикасындагы бүлегенең төбәк контакт-үзәге телефон номеры буенча - 8 800 600 02 21, яки гражданнар белән бердәм элемтә үзәге номеры буенча - 8 800 600 0000 (шалтырату бушлай)алырга мөмкин.

 

Пенсия фонды социаль ярдәм күрсәтелә торган чаралар исемлеген киңәйтә
Пенсия фонды социаль ярдәм күрсәтелә торган чаралар исемлеген киңәйтә
Автор:Римма Валиева
Читайте нас: