1 февральдән беренче балага ана капиталы күләме 524,5 мең сум тәшкил итәчәк. РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, беренче балага аналык күләме 524,5 мең сум тәшкил итәчәк, икенчесенә - 693,1 мең сум. Ана капиталын һәм башка пособиеләрне индексацияләү 8,4 процент тәшкил итәчәк.