Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
11 гыйнвар 2022, 14:33

Россия пенсионерларына 2 600 әр сум акча күчерәчәкләр

Өлкән яшьтәге россиялеләрнең пенсияләренә өстәмә түләүләр 8 гыйнвардан автомат рәвештә күчерелә.

2022 елда Россия Федерациясендә гражданнарның пенсияләренә өстәмә түләүләрне автомат рәвештә түләү системасы эшли башлады. Хәзер пенсияләргә социаль өстәмәләр өлкән яшьтәге россиялеләргә гариза язмый гына киләчәк. Элек аның өчен халыкны социаль яклау бүлегенә махсус документ тапшырырга кирәк иде.

Моннан тыш, белгечләр үзаллы пенсия күләменә анализ ясаячаклар. Түләү күләме төбәктә билгеләнгән яшәү минимумы дәрәҗәсенә җитмәгән очракта, пенсионер өстәмә акча алачак.

Бу яңалык түләүләре яшәү минимумы дәрәҗәсендә булган барлык эшләмәүче пенсионерларга кагыла. Өстәмә күләме яшәү минимумы һәм пенсионерны матди тәэмин итүнең гомуми суммасы арасындагы аерманы тәшкил итәчәк. Әйтик, Новосибирск өлкәсендә мондый акчаларның күләме аена уртача 2600 сум тәшкил итә.

Россия пенсионерларына 2 600 әр сум акча күчерәчәкләр
Россия пенсионерларына 2 600 әр сум акча күчерәчәкләр
Автор:
Читайте нас: