Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
7 декабрь 2021, 10:11

Башкортстанда социаль координаторлар барлыкка киләчәк

Алар Гражданнарның социаль хезмәтләргә мохтаҗлык дәрәҗәсен билгеләячәк.

Башкортстанда социаль координаторлар барлыкка киләчәк
Башкортстанда социаль координаторлар барлыкка киләчәк

 

Алар Гражданнарның социаль хезмәтләргә мохтаҗлык дәрәҗәсен билгеләячәк.

 

Башкортстанда яңа һөнәр — социаль координатор пәйда булачак. Аларга гражданнарның социаль хезмәтләргә мохтаҗлыгын танып кына калмый, 30 меңгә якын өлкән яшьтәге гражданга һәм инвалидларга карата тормыш эшчәнлеген чикләү дәрәҗәсен дә бәяләргә, карау төркемен билгеләргә туры киләчәк.

Бу хакта Республика Хөкүмәтендә узган оператив киңәшмәдә Башкортстанның хезмәт министры Ленара Иванова хәбәр итте.

Экспертлар гражданнарның тормыш эшчәнлеген чикләүнең чикләү дәрәҗәсен үткәрелгән бәяләү нигезендә, социаль хезмәтләр күрсәтүнең индивидуаль программасын эшләячәкләр һәм (яки) яңадан караячаклар, ә алга таба — озак вакытка социаль пакет эшләячәкләр.

Башинформ агынтлыгы белдерүенчә, моннан тыш, социаль координаторлар өлкән яшьтәге кешеләрне һәм инвалидларны социаль яктан тәэмин итү, алар өчен тәрбиягә бала алган гаиләләрне оештыру, инвалид баланы реабилитацияләүнең техник чаралары белән тәэмин итү һәм реабилитацияләүгә сертификатлар бирү, актив озын гомерлелек чараларын алып бару мәсьәләләре белән ныклап шөгыльләнәчәк.

"Төбәкләр һәм республика тәҗрибәсе күрсәткәнчә, озак вакытлы карау системасын гамәлгә кертү өлкән яшьтәге гражданнарның тормыш сыйфатын һәм гомер озынлыгын арттыруга тәэсир итә. Моңа кадәр аз хәрәкәтләнүче туганнарын карарга мәҗбүр булган кешеләр эшкә чыгу мөмкинлеге алалар, бу исә үз чиратында гаиләнең социаль-икътисади хәлен яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк", - дигән Ленара Иванова.

Башкортстанда социаль координаторлар барлыкка киләчәк
Башкортстанда социаль координаторлар барлыкка киләчәк
Автор:
Читайте нас: