Район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев, Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы — Корылтай депутаты Әлфис Гаязов, район Хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр һәм кадрлар буенча урынбасары Инзилә Гасыймҗанова, үзәк район дәваханәсе вәкиле, табиб Рәмилә Сираҗетдинова, "Гаилә" үзәге директоры Эльмира Гарифуллина, Балтач районындагы Пенсия фонды клиентлар хезмәте җитәкчесе Кадим Сәитов һәм башкалар мөмкинлекләре чикле якташлар белән бергәләшеп түгәрәк өстәл артында утырып аралаштылар. Фәһемле очрашуда күңел түрендә булган сорауларын уртага салып сөйләштеләр. Дөньяви сораулар туа. Аларга җавапны бергә эзләү кулайрак. Район мәдәният бүлеге хезмәткәрләре очрашуны моңлы җырларга үреп алып бардылар.
Түгәрәк өстәл артында аралашу турында тулы мәкалә белән гәзитнең алдагы санында танышырсыз.